Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен

Тормыш авыр дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәтта артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате.

Тормышта язылмаган кануннар җитәрлек. Шуларның берсе - рәхмәт хисе белән бәйләнгәне миллионлаган кешеләр тәҗрибәсендә расланган. Асылы шул: үзеңнең тирә- юнендәгеләргә никадәр илтифатлырак булсаң, тормышыңда да күбрәк уңасың.

Рәхмәт сүзенең гарапчәсе - шукр. Мәгьнәсе: сиңа кылган изгелеккә изгелек белән кайтару. Психологлар фикеренчә, рәхмәт сүзләре - игьтибар билгеләре һәм үзләренең җылылыгы белән күңелләрне күтәрергә сәләтле.

Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәребезне "Рәхмәт" көне уңаеннан уздырылган "Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен " дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәдә төрле кызыклы табышмаклар, уеннар көтте. Очрашуыбызның төп кунагы "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучысы Рәмзия Вәлиева шигьрияте кочагында тамашачы бер елмайды, бер елады, дулкынланып үз тормыш юлын барлады. Очрашу барышында алган матур хатирәләр, ял итүчеләргә яхшы кәеф бирде.