Центральная библиотека им. Г. Тукая

Рәхмәт сиңа

Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен,
Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен.
Бүген иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе, «Рәхмәт» көне! Ул бөтен дөнья буенча 11 гыйнвар көнне билгеләп үтелә. "Яшьлегем чишмәләре" аралашу клубы вәкилләре белән бүген бездә бу бәйрәмне күңелле итеп, уен-көлке һәм җыр-биюләр белән үткәрдек.
Елның билгеле бер көнендә шундый мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшерү, әлбәттә, артык түгел.