Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырлы гомер

Җырчымы, бәетчеме, мәзәкчеме, композитормы,язучымы? Халык арасында аны шаярып “татар Петросяны”, “татар Хазановы” дип тә йөрткәлиләр. Алай гынамы әле? Петросян белән Хазанов һәр икесе дә кеше язган әсәрләрне генә укып йөрсәләр, безнең  “Алмаз” абыебыз  “җырлый” да, “сызгыра” да, көлдерә дә, биетә дә. Шулай булгач “татарның Петросяны белән Хазановы” түгел икән шул, татарның алмазы ул!”

Бүген Халык иҗаты йортында зур вакыйга - якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, җырчы, язучы АЛМАЗ ХӘМЗИН үзенең 75-яшьлек юбилей кичәсен уздырды 
Китапханәчеләр күркәм китап күргәзмәсе оештырды, ә инде Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина кичәсе матур гына башлап җибәрде.