Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлегем чишмәләре

31 май көнне Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының чираттагы әдәби – музыкаль “Сабантуйның чуар сөлгесе” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырдылар. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Борынгыдан килгән милли бәйрәмебезнең уеннары, җыр, биюләре белән үреплеп барган очрашу, әлбәттә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучыларнының шигырьләрен укып узды.

Милли уеннарыбызда балаларның да катнашуы күңелләрне күтәрде. Яшь буын башкаруындагы җырларны тыңлап, өлкәннәребез яшьлекләрен искә төшерде.