Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җыр калдыра алган шагыйрь

   XXгасыр татар поэзиясенең күренекле шагыйрьләреннән берсе Әхмәт Ерикәй татар әдәбиятында билгеле урын алып тора. Әдип иҗат итеп калдырган бай мирасның вакыт сынавын үтеп, авторын үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан өлеше – кыска лирик шигырьләр һәм җырлары. Шагыйрь биш йөзгә якын җыр язган Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган  һәм алар бүген дә актуаль, татар эстрадасы җырчылары тарафыннан башкарылып радио, телевидениедән еш яңгырыйлар.

   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә 120 ел тулу уңаеннан “Җыр калдыра алган шагыйрь” дәп аталган күргәзмә куелды. Әдип иҗаты белән тирәнтен танышырга теләүче шәһәрдәшләребез, үзәк китапханәгә рәхим итегез.