Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа ел якты булсын!

Бар җиһан акка төренгән

Җем-җем килеп кар көлә

Сафлык бөркеп ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә.

    Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык, куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урнына тагын да күбрәк  бәхет, шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, тынычлык алып килсен иде. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең даими укучылары, Түбән Каманың талантлы яшьләре  менә шундый изге теләкләрен үз туган телләрендә шигырь юллары аша ирештерәләр.