Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хакыйкать кануннары буенча/ По законам справедливости

Һәр елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы халык¬ара көрәш көне билгеләп үтелә. Татарстанда ришвәтчелек белән көрәш дәвам итә. Тик шулай да коррупция фактлары әледән-әле ачылып тора. Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау, мәгариф, күчемсез милек белән идарә итү өлкәләрендәге ришвәтчелек – “лидер”лар рәтендә. Ришвәтчелеккә каршы көрәшне плакатлар күтәреп урамга чыгу, кемнәрнедер рәшәткә артына утырту дип күзалларга гына кирәкми. Эшчәнлекнең төп асылы – психологиябезне, фикерләвебезне үзгәртү булырга тиеш. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Хакыйкать кануннары буенча”/”По законам справедливости” дип аталган турнир үткәреләчәк.