Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңелгә сагыш тулса...

Әдәбият, шигърият! Бик күп уйланырга, тормышыңны җайларга, үзгәрергә дә өйрәтүче кызыклы үзгә бер дөнья! Әйе әдәбият безне яшәргә, тормышның матурлыгын күрергә өйрәтә, үзенчә күрә, ишетә белгәннәргә тормыш сабагы бирә.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсенең 50еллык кысаларында шәһәрдәшебез, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Мөнҗия Хәлимованың “Күңелгә сагыш тулса” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәне үзәк китапханәнең Халыкка хезмәт күрсәтү мөдире Фәйзетдинова Әнфисә Зиннур кызы алып барды.Чарада шагыйрьнең дуслары, туганнары, якташлары катнашты һәм рухи азык алды.