Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәкләрдә сүнмәс нур

Очрашулар һаман булып торсын,
Күрешүләр булсын еш кына.
Җылы сүзгә җан сусаган мәлдә,
Кешеләргә күңел ашкына

“Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган халык рухсыз” дип яза Ризаэтдин Фәхретдин. Әйе, әдәбият чытырманлыгына аяк баскан һәр кеше үз юлын, үз сукмагын табарга тырыша.
Бүгенге “Йөрәкләрдә сүнмәс нур” дип исемләнгән әдәби- музыкаль очрашу кунакларының үз юллары, үз офыклары. Алар иҗаты үзенчәлекле, кабатланмас, үз әдәби мәйданнары, киңлекләре бар. Сүзебез “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучылары турында, аларның эшчәнлеге, планнары хакында.Өлкән буын язучылары - Ф. Абдуллин, Н. Тукмачев, Н. Гаптуллин иҗаты белән якыннан танышып, Р. Әхмәдиевнең шигърият аланында бераз ял итеп, М. Хәлимованың җыры кочагында әниләр янына кайтып килдек. Яшь язучылардан А. Зартдинова, И.Галиуллина шигърияте белән танышып, инде 23 ел барган Р.Вәлиев исемендәге бәйгенең быелгы катнашучылары белән якыннан аралаштык. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗатларын тыңлап сүзне “Мәйдан” журналыннан килгән редколлегия хезмәткәрләре баш редактор ТР ның язучылар берлеге әгьзасы, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты - Лилия Фәттахова, сайтны алып баручы Гөлнар Караева, рәсемнәр буенча җитәкче Индира Вәлиева, Резеда Камалова чыгышы белән дәвам иттек. Яшь каләм тибрәтүчеләребезнең иҗатлары киләчәктә “Мәйдан” журналында урын алачак, дигән зур планнар белән очрашуыбыз тәмамланды. Алсу Вәлиуллина башкаруындагы моңнар илендә, күңелне назга тутырып, ана телебездә аралашып узган очрашу мизгелләре бик күңелле узды.