Центральная библиотека им. Г. Тукая

Көчле рухлылар\Сильные духом

Тормышта төрле язмышлы кешеләр бар. Үз гомерендә ниләр генә күрми, нинди генә хәлләргә дучар булмый адәм баласы. Тормыш сынаулары каршында югалып калмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, югарыга үрмәли. Сау-сәламәт булып та, юк-барга да зарланырга яраткан кешеләргә үрнәк булып яши бирә алар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Көчле рухлылар”/ “Сильные духом”дип аталган күргәзмә-викторина әзерләнде. Күргәзмәдә Ф.Әмирхан, Н.Островский, Э.Асадов, Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, И.Хәйруллин, К.Шәфыйкова һ.б авторларның китаплары урын алды.