Центральная библиотека им. Г. Тукая

Көчле рухлылар

Авырлыклар алдында баш имәгән шәхесләрне күреп, танышып сокланабыз.Әйе, урамны, табигатьне бары тәрәзә аша күзәткән язучылар иҗаты яшәүнең мәгьнәсен, асылын ача. Бүген "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә әлеге язучыларның иҗатына багышланган "Көчле рухлылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Мария Логинова, Илдар Хәйруллин, Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров иҗатларына тирән тукталып, ял итүчеләрне көчле рухлы шәхесләрнең әсәрләре белән таныштырдык.Очрашуның икенче өлешендә тормыш матурлыгын, гүзәллеген, яшәү мәгънәсен үз кочагына алган иҗат әһелләре - "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучылары Н.Гаптуллин, Н. Баязитова белән якыннан таныштык. Әдәби тиабышмакларга, кызыклы викторина сорауларына ял итүчеләр бик теләп җавап бирделәр. Мавыктыргыч кызыклы очрашу мизгелләре җырлар, шигырьләргә бай булды.