Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәк җылым сиңа,әнием..

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә — якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Йөрәк җылым сиңа, әнием..." дип исемләнгән «Яшьлегем чишмәләре» төркеме белән әниләр көненә багышланган җырлы-биюле кичә узды. Гармун моңы, җырлар, табышмаклар белән үрелеп барган уеннар күңелләрдә әле бик озак сакланыр.