Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гомер буе бетмәс наз

Ана кочагында туңып булмый,
Ул кочакның чиксез җылысы.
Әйе, әлеге кочакта бары да сыйган назы да, җылысы да, сере дә, шатлыгы да. Язучылар иҗатына гына күз салыйк. Гасыр аша гасырлар уза, әмма әниләр турында берсен- берсе кабатламый торган шигырьләр туа тора.
"Әдәбият корабы" проекты кысаларында Шәңгәлче авылында узган очрашу барышында Р.Нәбиуллина, Н.Тукмачев, Р.Вәлиева, Н.Баязитова иҗатындагы Ана образы белән танышып, әдәби табышмакларга җаваплар эзләп, "Сандугач" ансамбле башкаруындагы җырлар моңында тирбәлеп узган әдәби кичә һәркемнең күңеленә хуш килде. Өлкәннәр моңаеп хатирәләр эчендә йөрсә, яшьләр уйга калды. Һәрбер кешегә Ана дигән илаһи зат бер генә.