Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әти-иң кирәкле кеше

Озакламый без барыбыз да көтеп алган Әниләр көне килеп җитәчәк. Ә бүген Тукай китапханәсе ир-егетләребезне дә читтә калдырмады, 19 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ир-атлар көне уңаеннан җырлы-биюле кичә үткәрде. Егетләребезне котлап моңлы җырлар яңгырады, Дамира ханым махсус гармунчыларыбызга багышлап искиткеч матур шигырь язып килгән, Мөнҗия ханым бүләк итеп үзе иҗат иткән җыр башкарды, ә инде егетләребез ярышкан эстафетада дуслык җиңеп чыкты. Менә шундый күркәм кичә сизелми дә үтеп китте.