Кешелекнең асыл затлары
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче региональ "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә экскурсиядә булдылар. Шул уңайдан “Кешелекнең асыл затлары” дип аталган күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә татар халкының күренекле хатын-кызларының эшчәнлеген яктырткан китаплар куелды.