Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ак җикәннәрне киереп...

абдулла Тукай исемендэге үзәк китапханәдә, тормышны җирдән күзәтеп, чынбарлыкны әдәби калыпка салып, повесть, хикәяләр язучы Гүзәл Галлямова иҗатына багышланган «Ак җилкәннәрне киереп...» дип исемләнгән әдәби- музыкаль очрашу булып узды. Һәр китап укучының яраткан авторы, темасы, жанры булган кебек, язучының да үз темасы һәм яраткан укучысы була. Китап укучыларыбыз Гүзәл Ибраһим кызы Галләмованың иҗат җимешләрен йотылып, бирелеп укый. «Ялгыз көймә», «Түз йөрәк», «Күңелнеңдә үлчәме бар», «Зәңгәр кыңгыраулар», «Ызандашлар», дигән китаплары зур кызыксыну уята, күңелгә үтеп кереп, уйлата да, елата да. Шулай ук бәхәсләр дә тудыра.Тормыш бит бу. Төрле чаклар була. Шушы көндәлектә очрый торган гадәти тормыш әдәби әсәргә әверелеп, безнең кулыбызга килеп кергән икән, бу язучының сәләте.Язучы бәхете менә шушы буладыр инде ул. Тамашачылар сезне хөрмәт итәләр, яраталар, чират торып китаплар укыйлар.Тамашачы хозурына тәгьдим ителгән китапларның нигезендә сабырлык ята. Яшәү мәгьнәсен, матурлыгын, гүзәллеген һәм тормыш тәҗрибәсен ачкан фикерләр. Бүгенге очрашу барышында укучы кабат үзенең яшәү рәвешен барлады, тормыш асылына төшеп, үткән юлына күз салды.