Центральная библиотека им. Г. Тукая

Алтын куллар

Бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Алтын куллар" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. "Яшьлегем чишмәләре " төркеменә йөрүче абый-апаларның кул эшләреннән күргәзмә ясадык.Мария ханым үз куллары белән ясаган калфаклар алып килде, Зәкия ханым үзенең искиткеч матур чигү эшләрен тәкъдим итте. Ә инде күпкырлы талант иясе Мөнҗия ханым Хәлимованың гармунда уйнаганын, бик матур җырлаганын, шигырьләр иҗат иткәнен барыбыз да белә идек, шуның белән генә аның һөнәрләре чикләнми икән, бүген ул безнең күргәзмәгә төрле-төрле бәйләм эшләре дә алып килде.
Алтын куллы гармунчыларыбыз Нургали абый Дәүләтшин һәм Камил Шәйхелмәрданов кичәбезне күңелле итеп алып барырга ярдәм иттеләр.