Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлегем чишмәләре

24-нче май көнне Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында “Яшьлегем чишмәләре”нең чираттагы “Яшьлек гөлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуы узды.

Татар халкы, тормышлары нинди генә авыр заманада да, җыр – моң белән яшәгән, шигьрияткә гашыйк булган. Әби – бабаларыбыздан калган йолаларны дәвам итеп, Ралия Кәримованың “Яшәү яме” китабыннан шигырьләр укып, җыр - моңга уралып тамашачылар белән әле табигать кочагында да ял иттек,  яшьлек елларына кайттык, әле елмаеп – көлеп алдык. Очрашу мизгелләре бик күңелле узды.