Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ни язганым, ни дигәнем - җәелеп беткән илләргә

Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген җырдан-моңнан аеру мөмкин түгелдер. Кайсы гына дәвердә һәм нинди генә шартларда яшәмәсен татар кешесе кайгысын-шатлыгын да, ялгызлыгын һәм сөйгән ярына булган мәхәббәтен, бар сагышын шигырь юлларына салырга омтылган, шул рәвешле күңелендәген башкалар белән уртаклашкан. Шуңадыр әдәбиятыюызның чишмә башы да шигъри сүздән, җырдан башлана. Тарих битләрен актарганда без, аның никадәр бай һәм кызыклы икәнлеген күрәбез, ләкин күп өлеше безнең өчен мәгълүм түгел. Шуларның берсе – Кандалый. Шагыйрьнең мәгърифәтчелек реализмы белән иҗат ителгән әсәрләре кешеләрне белемле булу өстенә акыллы, зирәк һәм әдәпле булырга да өйрәтә.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Габделҗәббар Кандалыйның тууына 225 ел тулу уңаеннан әзерләнгән күргәзмәдә шигърият сөюче дусларыбызга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында тулы мәгълүмат һәм әсәрләре тәкъдим ителә.