Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Тормыш - ул серле бер могжиза"

23нче май көнне Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилее кысаларында Колмакчы авылы өлкәннәре өчен  "Тормыш  - ул серле бер могжиза" дип исемләнгән якташ язучыларыбызның китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кичәне алып баручы – Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова килгән кунакларны тәкъдим ителәсе китаплар һәм аларның авторлары белән таныштырды. Авторлар Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Роза Шәехова укучылар белән очрашуга дулкынланып һәм шатланып килгәннәр. Очрашуда шагыйрәләр тамашачы белән турыдан-туры аралашты. Алар үзләренең уңыш-шатлыклары, уй-ниятләре белән уртаклашты, укучыларына шигырьләре аша рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмгә ямь өстәп, Маргарита Хамидуллина һәм Сабина Фәйзутдинова иң матур җырларын бүләк иттеләр. Алдан ук оештырылган китап күргәзмәсе әдәби кичәнең эчтәлеген тагын да баетып, аны чын китап бәйрәме итте. Бу эчкерсез, җылы очрашу язучыларны язарга, укучыларны укырга тагын бер кат рухландырды. Бу көнне әдәбият сөючеләр, чынлап та, бер гүзәл дөньяга чумып утырды.