Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Колмакчы авылы өлкәннәре бездә кунакта"

23нче май көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, уку һәм ял итү паркында  Колмакчы авылы өлкәннәре өчен экскурсия узды. Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова кунакларга китапханәнең, паркның тарихлары,  2015 нче елның 14нче августында капиталь  ремонттан соң, Тукай китапханәсе матурланып, яңарып, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп,  яңа типтагы  китапханә булып  ачылуы турында сөйләде, “Ел китабы”, “ Китап аша зур дөньяга”, “Кама таңнары язучылары”, Габдулла Тукай тормышына һәм  иҗатына   багышланган күргәзмәләре белән таныштырды, парктагы Г.Тукай һәйкәле, әдәби сыннар авторы турында тулы мәгълүмат бирде.

Кунаклар  кызыксындырган  сорауларга җаваплар  ишетеп,  рәхәтләнеп   әңгәмә  корып утырдылар.