Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел җылысы

Өч ел инде аяклары йөри алмау сәбәпле бары утырып торырга мәҗбүр булган Фәүзия апа, шушы дөнья матурлыгын, илдә барган хәбәрләрне бары газета-журналлар, китаплар аша ала. Гомере буе китапханәдә эшләгән апаның, ни кызганыч үз аякларында йөри алмаса да, күңеле гел күтәренке. Елмая, көлә, яшь чакларын искә төшереп, хатирәләр белән уртаклаша.Үз балалары булмау сәбәпле, ялгызлыкка дучар. Хикәяләр укып, шигырьләрне искә төшереп, өй җыештырып узган минутлар яшәү мәгьнәсенең кадерен аңларга, тормыш гүзәллеген тоярга ярдәм итте.