Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бергә булыйк-бердәм булыйк

“Бергә булыйк-бердәм булыйк” дигән әдәби музыкаль очрашу кичәсе, якынлашып килүче бердәмлек көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үтте. “Яшьлегем чишмәләре” төркеме бердәмлекнең бер мисалы булып тора. Кичәләребез татар телендә узса да, анда башкортлар да, керәшеннәр дә, рус милләте вәкилләре дә актив катнашалар. Бүгенге кичәдә илебездә яшәүче төрле милләт халкының җырларына кушылып җырладык, биедек, төрле уеннар уйнап күңелле итеп ял иттек.