Центральная библиотека им. Г. Тукая

Көч беләктә түгел - йөрәктә

“Ике төрле әйбернең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”,- дигән бер акыл иясе. Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бүген, шундый матур кояшлы көндә "Көч беләктә түгел - йөрәктә" дип исемләнгән сәламәтлек сәгатен Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында уздырдык. Исәнлекне саклау һәм ныгыту, стрессларга каршы тору турында мәгълүмат алыштык. "Яшьлегем чишмәләре" вәкилләре физкультминутка үткәрделәр, төрле уеннарда катнаштылар, һәм, әлбәттә инде, безнең кичәбез һәрвакыттагыча җыр, бию белән үрелеп барды.