Центральная библиотека им. Г. Тукая

Могҗизалар дөньясы ул – театр

Бөек шагыйребез Г.Тукай “Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә” – дип юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, театр кешене тәрбияли, күңеленә яхшылык өсти, матурлыкны күрергә өйрәтә, уйланырга мәҗбүр итә. Яшьләрне татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыруны максат итеп куйган “ШаЯрыш” проектының чираттагы чарасы - Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрына бару.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Гөлфия Мусина медицина көллияте студентлары һәм укытучы Ләйлә Илсур кызы Йосыпова белән бергә театрда булды. Яшьләребез шәһәр театры белән якыннан танышып, Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектаклен карадылар.