Таврели уйнарга өйрәнегез!
Бүген урамда салкын һәм яңгырлы булуга карамастан, үзәк китапханәгә килүчеләр байтак булды. Кемдер китап укып, җанына тынычлык ала, хәтер-зиһенен баета, белемен камилләштерә, кемдер ялын кызыклы һәм файдалы үткәрергә теләп, таврели-русча шахмат уенын уйный.