Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьләр тукталышы

Яшьләр төрле һәм аларның ихтыяҗлары да заманына карап үзгәрә. Еш кына безгә шундый сорау ишетергә туры килә: яшьләр китапханәгә йөриләрме?
Матур җиһазлар, технологияләр белән баетылган Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә яшьләрнең яратып килә торган урыннары дисәк, һич тә ялган булмастыр. Монда яшьләргә күрешеп сөйләшергә, аралашырга уңайлы мөхит тудырылган.
Бүгенге ял көнендә булган очрашу әлеге сорауга җавап булып тора. Алар китапханәгә йөри, фикер алыша, үз дөньясын китап белән баета.
#ТүбәнКама
#ЯшьләрТукталышы
#Волонтерлар
#МолодежныйНижнекамск
#МойНижнекамск