Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәңге балкыр йолдыз

Кәрим Тинчурин... Татар драматургиясе һәм театры тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган бу шәхес әдәбият сөючеләрргә яхшы таныш. К.Тинчурин әсәрләроеннән башка татар драматургиясен күз алдына да китереп булмый.
15сентябрьдә талантлы драматург, үзенчәлекле артист, оста оештыручы һәм режиссер, театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче Кәрим Тинчуринга 135 ел тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге көллият студентлары катнашында “Мәңге балкыр йолдыз” дип аталган чара үткәрелде. Чарада язучының тормыш юлы, иҗаты, театр өлкәсендәге эшчәнлеге искә төшерелде, драмаларыннан өзекләр каралды, әсәрләреннән өзекләр рольләргә бүлеп укылды. Чара ахырында укучылар Кәрим Тинчурин турында ни дәрәҗәдә белгәннәрен күрсәтеп, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.