Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сөмбелә-уңыш бәйрәме

 Халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – «Сөмбелә» бәйрәме. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Бәйрәмнең хуҗабикәсе итеп сары чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сайлаганнар. Үзәк китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» төркеме белән бүген уңыш бәйрәменә багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрдек.