Центральная библиотека им. Г. Тукая

Биючегә сүз әйтмәгез!

Бию -  тигез, мәгънәле, бербөтен төзелешле, көйгә кушылган тән хәрәкәте.

Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Биюләрдә ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләре, эчке халәте, өмете, ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек тә ачыла. Биюләр аерым-аерым, парлап һәм күмәк башкарыла.

   13 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә туры эфирда Татарстан Республикасының Үрнәк балалар коллективы "Тамчылар" хореография ансамбле  җитәкчеләре Эльмира Минегасим кызы Хәлиуллина һәм  Эльвира Минегасим кызы Мадьярова белән бию сәнгате турында әңгәмә корып, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык, түгәрәккә йөрүче укучылар Шәмсуарова Зәлинә, Шәрифуллин Нияз белән бергәләп осталык сәгате күрсәттеләр.