"Яшьлегем чишмәләре"
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубының чираттагы утырышы булды. “Хәтер язы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуда Бөек Ватан сугыш еллары, солдатларның батырлыклары искә алынды. Кичәдә Р. Вәлиевның, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучыларының шигырьләре һәм сугыш чоры җырлары яңгырады.
Шигъри дулкыннарда, җыр-моңга төрелеп узган бу очрашу, клубка йөрүчеләрне яшьлек елларына кайтарды.
Очрашу мизгелләре җылы дулкында узды