Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җылы сүз җан азыгы

Җылы сүз, җылы караш һәркемгә дә, һәрнәрсәгә кирәк. Хәтта сандыкка да! Әйе, әйе ялгышмадыгыз, дөрес укыдыгыз. Бүгенге кичәдә серле сандыгыбыз "Яшьлегем чишмәләре" төркеме ярдәме белән җылы, матур сүзләр әйткәч кенә ачылып китте. Ә аның эчендә ниләр генә юк иде. Калфаклар, түбәтәй, түшлек дисеңме, төрледән-төрле чигү эшләре килгән кунакларыбызга бик ошады. Ә сандык төбендә уеннарда, викториналарда катнашканнар өчен бүләкләр дә җитәрлек иде әле.