Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Күңелләрдә – Җиңү язы»

«Күңелләрдә – Җиңү язы»

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә сугыш чоры балалары Хәмәтхәсән Халиуллин, Фәүзия Вәлиуллина, Гөлфизә Зөлкәрнәева белән 1 – нче балалар бакчасында кунакта булдык. Мәгълумәт сәгате балаларның сугыш темасын яктырткан шигырьләр уку, җырлар башкару белән башланып китте.

Сугыш башланганда 6 яшьлек булган Хәмәтхәсән абыйның Җиңү көнен искә төшереп, Фәүзия апаның ачлык, ялангачлык турында сөйләве белән үрелеп барган очрашу сәгатен Гөлфизә апа үзе язган шигырьләрен укып тәмамлады. Мәгълумәт сәгате барышында балаларга орден - медальләрне тотып карау бәхете дә насыйп булды.

Очрашу мизгелләре җылы дулкында узды.