Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Шәһри Казан”

“Шәһри Казан” – үзе кунак, кунак алып килде.

26-нчы ноябрь көнне Тукай китапханәсенә бер төркем Казан кунаклары килеп төште. Бу “Шәһри Казан” газетасы хезмәткәрләре  - редактор урынбасарлары Зөлфия Хәлиуллина, Расиха Исмәгыйлева  һәм бүлек мөдире Илфат Шиһапов. Урынбасарлар күп кенә эшләрендә барган яңалыкларда тукталып тулы, кызыклы мәгълүматлар биреп, безнең Тукай китапханәсенә мәдхия “җырладылар”. Һәм китапханәне күреп киткәннән соң (алар аны бер атна алдан күреп киткәннәр иде) үз тәэсирләрен барлап “Монда акыл тантана итә” дигән мәкалә язганнарын әйтеп кенә үтмәделәр, ә яңа басылган газета санын (№130, 26 ноябрь)  килгән тамашачыларга тараттылар.

Илфат Шиһапов безнең шәһәрдә “Туган як”та эшләп киткән кеше булгангамы, исеме яңгырауга ук зал дәррәү кул чапты. Аның исеме Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас” (К., 2013) исемле романында да зурлап искә алынганын искәртеп үтү дә урынлы булыр(  Марат Кәбиров та бу очрашуга килергә тиешле язучы иде). Роман герое сөйләве буенча: “Бер повестем буенча кино төшерергә җыенган “Оскар рекордс” студиясенә дә кереп чыгарга булдым. Анда Илфак Шиһапов дигән бик талантлы бер язучы эшли. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр әле. Шуның белән тәмәке тартып, төрле темаларга сөйләшеп торганда... Әлеге дә баягы шул татар тормышы турында сөйләшә идек бугай...” (296 б.).

Түбән Кама китапханәләр фондында И.Шиһаповның “Югалту” (2013) исемле бер китабы бар, укырга теләүчеләр – рәхим итсеннәр. Шулай ук, җырчы Илсөя Бәдретдинова репертуарының күпчелек җырларына сүзләрне дә, көйне дә Илфак Шиһапов иҗат иткән! Илфак әфәнде- коеп куйган, үз фикерле, башка журналистларны кабатламый торган публицист. Укыганда аның фикере һәрчак кызыклы һәм үзенчәлекле. Китапханәдә узган очрашу барышында аның ораторлык сәләте барлыгын да күрергә туры килде.

Шәһриказанлылар һәрчак зур горурлык белән үз авторлары турында сөйлиләр һәм очрашуларга бергәләп килергә тырышалар. Түбән Камага мәшһүр романнар остасы, укучылар арасында бик популяр язучы Мәдинә Маликованы алып килгәннәр иде. Әйтергә кирәк, Мәдинә Маликова безгә беренче тапкыр килүе түгел. “Сезнең  шәһәр халкын яратам, хөрмәт итәм”, - дип башлады прозаик үз сүзен. Мәдинә ханымга 80 яшьне беркем дә бирми . Җор телле, буй-сыны  яшьләрнекеннән ким түгел!  Тамашачыларны үзенә әсир итте дә куйды. Дөнья күргән 9 романының икесенең язмышы турында тукталып: “Автор ниятенә кайбер әсәрләр буйсынмый. Укучы үзе хәл итә. Мин наркоманнар һәм башка темаларга өстенлек бирмәгән идем. Минем әсәрләр мәхәббәт турында”,-дип ассызыклады.

Кунакларның чыгышы түбәнкамалылар башкаруында шигырьләр, җырлар белән үрелеп, якты, матур булып, бер тында барды.

Камбиева Р.Г. – Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлек мөдире.