Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тылсымлы сүз

«Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр» дигәннәр борынгылар.

Татар халык иҗатына халык иҗат иткән әсәрләр керә. Алар язу булганчы ук барлыкка килгән. Аларның авторлары билгеле түгел. Бу әсәрләр телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр.
Халык авыз иҗаты төрләре белән таныштыруны дәвам итеп, 10 нчы август көнне «Яшьлегем чишмәләре» клубының чираттагы очрашу кичәсе үткәрелде. Чара барышында викторина сораулары, тизәйткечләр, җыр-бию, халкыбызның элек-электән килгән уеннары уйналды.