Центральная библиотека им. Г. Тукая

Твой ход...

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый.
Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәтта шахматларны мәктәп программасына кертергә дә тәкъдим иткән иде. Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Тормыш гел җиңүдән генә тормый бит. Шахматта да шулай - җиңелүдән курыкмыйча, көчлерәк уенчылардан өйрәнеп шөгыльләнергә кирәк.
Үзенең интеллектуаль сәләтен үстерергә, олыгайгач та камил акылын, ачык зиһенен югалтмаска теләүче һәркем Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә килеп шахмат уйный ала. Безгә рәхим итегез!