Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бер гомердә ике чор

Габделҗәббар Кандалый - төрле буын вәкилләренең күңеленә хуш килердәй әсәрләр язган, XIXгасырның урталарыннан бирле татар укучыларының яраткан шагыйре. Аның ялкынлы мәхәббәт шигырьләре, гуманистик рухлы әсәрләре халыкның күңел хәзинәсенә әверелгән.
Татар шигъриятендә мөһим урын алып торучы әдипнең биографиясе, шигырьләре, поэмалары белән якыннан танышырга теләүчеләргә «Бер гомердә ике чор» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. Әдәбият сөюче дусларыбыз, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә рәхим итегез.