Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үлемсез сюжет

Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятында күренекле әсәрләр гаять күп. Әмма алар арасында «Кыйссаи Йосыф» кебек озак гасырлар буе укылып,халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килгән әсәрләр, мөгаен, юктыр. Фәндә «халык китабы» дигән төшенчә яши.Фикер ияләре аның төп үзенчәлеген «халыкның әхлакый тойгыларын яктыртып ачуда» күргән. «Йосыф китабы» гасырлар дәвамында халкыбызга әнә шундый игелекле хезмәт күрсәткән. Күпләр аны яттан белгән, көйләп укыганнар, мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланганнар. Әсәрне халык бүген дә онытмый, киресенчә аңа булган кызыксыну артканнан-арта гына бара.

Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә әсәр иҗат ителүгә 790 ел тулу уңаеннан «Үлемсез сюжет» дигән баш астында китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә әсәрнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, газета, журналларда басылган материаллар урын алды. Болгар чорыннан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, халкыбызның рухи юлдашы булган Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре турында тулырак белергә теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз.