Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сүз эчендә мәрҗән бар...

    Халыкның зирәклеге, акылы күбрәк авыз иҗатында тупланган, һәм ул буыннардан буыннарга күчеп сакланып килә. Сөйләүче, фикерен тыңлаучыга ачыграк, аңлаешлырак җиткерү өчен, кайчак сәгатьләр буе тәэсирле, үткен сүзләр эзли. Фикерне төгәл аңлату өчен кайчак бер сүз дә җитә.
     Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре «ШаЯрыш» проекты кысаларында яшьләргә үзләренең тел-иҗат байлыгын, сүз сәнгате һәм фәлсәфи фикер хәзинәсен бәяләп карау, тикшерү өчен «Сүз эчендә мәрҗән бар...» дип аталган онлайн-викторина әзерләде.