Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шифалы үләннәр җыегыз!

Җир йөзенең бар шифасы – табигатьтә. Табигать Анабыз – үзе бөек дәвачы. Халыкта: “Дару – бер җиреңә шифа булса, икенчесенә – җәфа”, “Эчмә дару – йотарсың агу” кебек акыллы гыйбарәләр буш урында тумаган. Теләсә кайсы препаратның кулланмасында “побочные действия” дигән сүзтезмәгә дә юлыгабыз. Ә бит безнең аяк астында ни кадәр дару үләннәре үсә, аларның шифасын күрергә гадәтләнәсе генә бар. Минемчә, иң мөһиме – чирләрне булдырмау, алдан кисәтү. Ә моның асылы – үзебез яшәгән тирәлеккә Аллаһның рәхмәте итеп җибәрелгән, гүзәл табигатебез үстергән хәзинәдән урынлы, дөрес итеп файдалана белүдән тора.
Бүген “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүчеләр аларны дөрес итеп җыю һәм киптерү, җәй нигъмәтләреннән нәтиҗәле итеп файдалану ысуллары турында белделәр. "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Гөлшат Солтангулова үзенең шигъри аланында ял иттереп, моңлы җырларын бүләк итте. Табышмакларга җавап биреп, җырлап-биеп, төрле уеннарда катнашып узган вакыт файдалы һәм күңелле узды.