Центральная библиотека им. Г. Тукая

Төбәк күрке - данлы шәхесләре

"Түбән Кама нефтехим" ААҖ - Европаның иң эре нефть химиясе компанияләренең берсе, синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрне били. Компаниягә 1967 елда нигез салынган.
“Нефтехим” берләшмәсендә беренче продукция алынуга 55ел. Предприятие импортны алыштыру, продукциянең яңа маркаларын эшләп чыгару буенча эш алып бара һәм масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыра.
Түбән Камада гына түгел, чит илләрдә дә данлыклы гигант тармакларның берсе – “Нефтехим” җәмгыятенең тарихы, эшчәнлеге, белән танышырга телисезме? Алайса, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә рәхим итегез.