Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бабам догасы/ Дедушкина молитва

Асыл затлылык - ул башкалардан гаделлек таләп итмичә, гадел итеп яшәү. Бервакытта да ачуыңа юл куйма, сабыр бул. Җир тетрәргә, таулар ярылырга, йолдызлар атылырга, вулканнар атарга, диңгездә давыл кубарга мөмкин, бары ихлас ышанучының күңеле генә шатлыкта да, кайгыда да тыныч кала. Дин кешеләрне һәрвакыт дөрес яшәргә, туры юлдан барырга өйрәтә.

Ислам дине кабул ителүнең 1100еллыгы уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Бабам догасы/ Дедушкина молитва" дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә эшли. Күргәзмәдә Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Күңел бакчасы", "Изге Болгар", Харис САлихҗанның "Дин вә фән" һ.б китаплары урын алды. Ислам дине тарихы белән тирәнтен танышырга теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз.