Центральная библиотека им. Г. Тукая

Федераль Сабантуй

Милли уеннарсыз Сабантуй бәйрәме бәйрәм буламыни ул? Элек-электән халкыбыз язгы кыр  эшләре тәмамлануга зур итеп Сабантуй бәйрәме үткәргән.  Ир-егетләребез ат чабышы, аркан тарту, баганага менү, капчык сугышы һәм әлбәттә инде милли көрәштә көч сынашкан, ә гүзәл кызларыбыз капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләкләр белән су ташу кебек уеннарда үзләренең җитезлекләрен, уңганлыкларын  күрсәткән. Г.Тукай исемендәге узәк китапханә хезмәткәрләре Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйда милли уеннар оештырдылар, һәм үзләре дә төрле чараларда катнаштылар.