Центральная библиотека им. Г. Тукая

Федераль Сабантуй

Ульяновск шәһәрендә  гөрләп узган сабантуйга Г.Тукай исемендәге узәк китапханә хезмәткәрләре милли уеннар, китап күргәзмәләре, мастер-класслар белән бардылар. Элек-электән килгән чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, көянтә чиләкләр белән су ташу кебек милли уеннарны Ульян халкы бик яратып кабул итте.

Көязләнеп кенә чүлмәк көтә

Быел үзен ватар хуҗасын.

Күзне бәйләп чүлмәк ваталмаска

Татар инде татар буламы соң?