Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәкләрдә уелган еллар

Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. Җитмеш җиденче мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы тыныч җәй килде.Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара.
"Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә әлеге көн уңаеннан "Йөрәкләрдә уелган еллар" дип исемләнгән хәтер сәгате узды. "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучылары Әлфия Сибгатуллина, Гөлшат Солтангулова үзләренең иҗат җимешләрен укып, Алсу Вәлиуллина татар халык җырларын башкарып, "Хәтереңне барла" - тарихи викторина сорауларына җавап алып узган әлеге очрашу мизгелләре барышында, ял итүчеләребезнең күзләре дымланды, тирән уйларга чумып узган елларны барлады.