Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хәтер белән без мәңгелек

22 июнь -  сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә алу көне .

  Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә һәм әлеге сугыш, анда һәлак булучылар искә алына.  Шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уздырыла. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында “Хәтер белән без мәңгелек” дигән хәтер кичәсе уздырылды. Кичәбездә М.Җәлил һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре укыдык, сугыш чоры җырларын искә төшердек.Бу чара тагын бер мәртәбә тынычлык һәм иминлек кадерен белергә тиешлегебез турында искәртеп тора.

Калганнарның исемнәрен
И, исәннәр искә алыгыз.
Җырлап очкан тургайларга колак,
Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз.