Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ярышларда - тормыш үзе

Чүлмәк ватуны сез бары тик координация уены дип беләсездер. Әмма ярышны тормыш кагыйдәләре белән чагыштырганда, туры бәйләнеш барлыгы ачыклана. Балачактагы кебек: кайда хак, кайда ялган, кайда безнең бәхетебез – нәкъ биш адым ераклыгындагы чүлмәк сыман, төгәл һәм билгеле.

Шуннан соң катлаулы дөнья, күңел күзебезне бәйләп, башны әйләндереп олы юлгша озата.

Шул рәвешле безгә бәхет хаклык чүлмәген табарга кирәк. Тирә-яктан “уңга”, “сулга” дип кычкыручылар җитәрлек.

Ә сугарга бер генә тапкыр рөхсәт. Баш әйләнүгә каршы тора алсаң киңәшләр боткасында иң дөресен таба белсәң, бәйләнгән күз белән дә чүлмәгеңне табарсың, максатыңа ирешерсең.

Ульян шәһәре Сабан туенда булып китапханәбез хезмәткәрләре төрле күңелле уеннар уйнаттылар. Шуларның берсе – чүлмәк вату.