Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарның зур бәйрәме - Сабантуй

Татар халкының яшәү рәвешен тамырлары белән гасырлар төпкеленә береккән олы туй, табигатьнең язгы яңару бәйрәме – Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Сабан туе – могҗиза ул! Һәркемнең йөзендә искиткеч шатлык, күңел көрлеге һәм михербанлылык.

Сабан туе күңел ачулы – көлдергеч уеннарга да бай. Бер генә сабан туе да үзенең гадәти тамашалары – капчык киеп йөгерү, күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк вату, бүләк кисү, аркан тарту, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү һәм башка шундыйлардан башка үтми.

Үзәк китапханә хемәткәрләре “Шаярыш” проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында яшүсмерләр белән төрле кызыклы, күңелле уеннар оештырды. Уеннарда катнашучылар үзләрен җитезлектә, өлгерлектә сынадылар.