Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Ишеттем мин кичә, берәү җырлый...”

Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган “Ишеттем мин кичә, берәү җырлый...” дип аталган шигьрият бәйрәме узды. Г. Тукайның шигырьләрен уку белән башланып киткән бәйрәмне “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары дәвам итте. Җырлар,шигыръләр белән үрелеп барган әдәби – музыкаль очрашуга паркта ял итүчеләр дә кушылды. Һәркем, үз теләге белән шагыйрьнең үзенә багышланган шигырьләрен һәм үз шигырьләрен сәхнәдән уку бәхетенә иреште. Шигърият бәйрәме “Туган тел” җырын күмәк җырлау белән тәмамланды. Шигърият бәйрәмендә 120 тамашачы булды.