Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гаилә-җылы учак

Гаиләм – җылы учагым.

Мине саклаучы

Ачы җилдән, бураннардан

Мине яклаучы.

   Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.

  Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Яшьлегем чишмәләре» аралашу            клубына йөрүче олы буын вәкилләре өчен «Гаилә-җылы учак» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәбез кызыклы уеннар, мәгълүмәтләр, мәкальләр һәм әлбәттә инде җыр, бию белән үрелеп барды.